Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында да көз бәйрәмнәре үткәрелде. Урамда салкын, болытлы, ә уен залында җылы, дустанә атмосфера. Көзсылу – Сөмбелә үзе безнең бәйрәмгә килде, күчтәнәчкә алмалар алып килде. Балалар түземсезлек белән аның килүен көттеләр. Көзсылу белән балалар көзге урманга, кызыклы сәяхәткә бардылар. Бәйрәмдә балалар үзләре дә төрле персонажларга әверелделәр: яшелчәләр, гөмбәләр, кошлар булдылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, көз турында җырлар җырладылар, “Кулчатыр”, “Кошларның саубуллашуы”, “Шаян гөмбәләр” биюләре башкарылды, күңелле “Кем тизрәк алмалар җыя” уеннары уйналды, көз турында табышмаклар әйтелде. Иң күңелле һәм истә калган моменты – сюрприз моменты булгандыр: Көзсылудан кәрзин тутырып балаларга алма! Балалар бакчасында үткәрелгән бәйрәм – ул һәрвакыт искиткеч могҗиза, сихри төсләр, балаларның шат авазлары, көләч йөзләре һәм рәхәтләнеп күңел ачулар. Әлеге чара куңелле, матур, кызыксындыргыч булды. Балалар бәйрәмнән бик күп уңай хисләр алдылар.