Бүген Балалар Иҗат үзәгенең «Вокал студиясе» берләшмәсе укучылары белән өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Ф.Г. «XXI гасыр музыкасы» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм яңа жанрларда үзләрен сынап карадылар. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч һәм дустанә атмосферада үтте. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.