Традиция буенча һәр елны ноябрь аенда безнең балалар бакчасында көз бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмнең максаты: балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту, көз билгеләрен, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү.
Урамда юеш, яңгыр, суык, ә безнең залда дуслык һәм күңелле атмосфера хакимлек итә. Көзгә карата бизәлгән залда балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Көзге яфраклар» биюен биеделәр. Тагын «Көзге яфрак» инсценировкасын күрсәттеләр һәм «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт балаларның шатлыклы авазлары, елмаюлары һәм күңелле мизгелләр. Бу безнең өчен иң мөһиме. Үткәрелгән чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.