Ноябрь аенда Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Безнең Ватан - күпмилләтле ил, анда рус, татар, башкорт, мари, мордва, бурят һәм башка милләт кешеләре яши. Без Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын онытмаска тиеш. Халыклар бердәмлегендә - безнең көч һәм куәт.
Шушы бәйрәм уңаеннан Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасына йөрүче балаларга тәрбиячеләр Россиянең күпмилләтле булуы турында сөйләделәр. Россиянең флагы, гербы белән таныштырып уздылар.
Төрле милләт вәкилләре белән танышу балаларда хөрмәт хисен уята, яхшы сыйфатлар формалаштыра.