16 нчы ноябрь көнне Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында «Җир шарын бергә саклыйк!" дигән рәсем бәйгесе старт ала. Бәйгенең инициаторы - Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты, проектны оештыручы - «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе. Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән 35 яшькә кадәрле балалар һәм яшьләрне чакырабыз. Эшләр 21 нче декабрьгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә.