"Әдәплелек әлифбасы" тематик сәгать

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Без кешеләр арасында яшибез, безнең һәр гамәлебез һәм теләгебез кешеләрдә чагыла. Кешеләргә игелекле һәм игътибарлы булырга, аларга сүз, эш-гамәл белән ярдәм итәргә кирәк. Чөнки һәркемгә игелекле, тәрбияле, ягымлы кеше белән эш итү  рәхәт. 7 ноябрь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йортында  "Әдәплелек әлифбасы" дигән тематик сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире балаларга  “Маркиз Этикет әлифбасы” дигән презентация күрсәтте, ә китапханәче балаларны «Тәмле сүз.Әдәпле булу серләре" дигән китап белән таныштырды. Балалар бик җанлы әңгәмә кордылар, әдәплелек кагыйдәләре, этикетның төрле төрләре, мәктәптә, кунакта, урамда, телефон аша аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International