5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында берләшмә укучылары өчен мастер-класс үткәрелде. Аны өстәмә белем бирү педагогы Касыймова Эльмира Кеняшевна үткәрде. Ул укучыларны курчакны гади ысул кулланып киендерергә, төрле материалларны курчак макетына урарга өйрәтте. Балалар зур кызыксыну белән биремне үтәделәр һәм декоратив-гамәли иҗат юнәлешендәге белемнәрен арттырдылар.