"SabaBalahoner” үз эшен дәвам итә

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

«SabaBalahoner» муниципаль программасы үз эшен каникул вакытында да дәвам итте. Балалар иҗат үзәгендә паспортлар һәм Ак Барс банкта барслар алганнан соң, Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучылары бу көннәрдә күп кенә станцияләрдә булып, иминият агенты, энергетика буенча инспектор, финанс инспекторы һәм ветеринар һөнәренең серләрен үзләштерергә өлгерделәр. Программага яңа оешмалар килеп кушылды: Финанс – бюджет палатасы, АО «Татэнергосбыт», СК «Ак Барс – мед».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International