Бүген, 3 ноябрь көнне Балалар Иҗат үзәгенең “Мин - волонтер” һәм ”Хореография” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бергә!” флешмоб акциясен үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында алар бәйрәм тарихын өйрәнделәр, бергәләп буклетлар ясадылар. Акциянең икенче өлешендә активистлар Сабаның үзәк мәйданында буклетлар тараттылар һәм бергәләп флешмоб оештырдылар.