Заманча шартларда балалар бакчасында эш башкаруны оештыру «мөдирләре өчен район семинары»

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Шәмәрдәннең  ”Әкият” балалар бакчасында эш стажлары 1-3 елга кадәр булган бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр  өчен  семинар булып узды.

Семинар  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларның сәламләве белән башланып китте. Килгән кунаклар беренче кечкенәләр төркемендә көзге бәйрәм карадылар.  Бакча мөдире  Гөлнара Наил кызы  мәктәпкәчә оешмаларда булган эш документлары белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Эльмира Мәҗит кызы тәрбия һәм белем бирү өлкәсенә кагылышлы документлар турында сөйләде. Педагог-психолог Люция Тимербай кызы җитәкчеләр белән  психологик тренинг үткәрде.  Соңыннан мәгариф идарәсенең  мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Луиза Мәҗит кызы  семинар эшчәнлегенә йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International