Мәктәпләрдә көзге каникуллар 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. 2 нче ноябрьдән районның 871 укучысы 19 мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак.
Көзге каникул чорында һәр мәктәп балалар өчен бердәм укыту-танып белү планы буенча эшләячәк. Аның кысаларында имин балачак, яхшылык һәм явызлык темасына, ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узачак.
Чаралар һәм мәктәп яны лагерьлары эше Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак.
Көзге мәктәп яны лагерьлары планнары