Бүген 23 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.
Утырыш активистлар өчен «Без бергә» тренингы белән башланып китте, анда укучылар бер-берсен якыннанрак белә һәм лидерлык сыйфатларын күрсәтә алдылар. Аннары узган уку елында район балалар Думасының эшенә анализ ясап, Фәрхуллина Ләлә һәм башка активистлар чыгыш ясады. Утырышның икенче өлешендә эш «Дөньяви кафе»форматында дәвам итте. Утырыш ахырында эшкә йомгак ясалды, район балалар Думасы депутатларының алга таба уртак эшчәнлеге планы төзелде.