Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.
Семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясаячак.
Курсның спикерлары - терлекчелек өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр. Панель дискуссия барышында алар эре мөгезле терлекләрне ашату, карау һәм үрчетү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек тудыра.
AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:
•Телефон:8 800 550 24 41
•Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/
•Электрон почта:school@agropoliya.ru.
@Agro__online аккаунтына язылыгыз һәм белем бирү өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.