Төрле илләр өйрәнәбез.

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Балаларның төрле яктан белемнәрен,күзаллауларын арттыру максаты белән без бу атнада балаларны Көньякта һәм Төньякта яшәүчеләр тормышы белән таныштырдык. Балалар Төньяк белән Көньякны аера  белү генә түгел,анда яшәүче хайваннарны,кошларны да танып әйтә белергә өйрәнергә тиешләр. Безнең балалар бакчасына Антарктидадан “Пик” исемле пингвин баласы кунакка килде.Без глобус һәм пингвин баласының ярдәме белән җир шарында 6 материк барлыгын күзәттек һәм призентация ярдәмендә кайсы материкта нинди хайваннар яшәвен белдек.Белемнәрне ныгытыр өчен балалар белән пингвин баласының рәсемен альбом  битләренә төшердек,һәр бала бик тырышып әлеге эшне башкарып чыкты.Балалар ял итү вакытында “Техник” дип исемләнгән конструкторлар ярдәмендә төрле формадагы машиналар,краннар,өйләр төзеп уйнадылар.Балаларга әлеге конструкторлар бик ошый,алар ярдәмендә балалар үзлэренең фантазияләрен чынга ашыра алалар.Бу шөгыль балаларда кызыксыну уятты,алар үзләренең хыялллары белән төрле илләргә сәяхәт кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International