Балаларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм көндәлек тормышта дөрес итеп куллана белү күнекмәләре булдыру максатыннан Шәмәрдән авылы 2 нче номерлы “Төремкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбиячеләре – Апаева Гөлшат Илшат кызы, Гөмәрова Гөлнар Илшат кызы тарафыннан “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән чара үткәрелде. Балалар юл билгеләре, светофор төсләре турында белемнәрен күрсәттеләр, “Кызыл, сары, яшел” уены уйнадылар, эстафета үткәрделәр. Уеннарда, чара барышында “Зарница”җиһазлары кулланылды. Юлда балалар катнашында бәла-казалар булдырмау максатыннан ел дәверендә бакчабызда күп чаралар планлаштырыла. Һәр белем бирү оешмасы өчен бу юнәлеш иң мөһимнәрнең берсе.