"Туган ягым-Байлар Сабасы"

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Без туган ягыбызның тырыш халкын, күңелләргә үтеп керердәй серле табигатен яратабыз.17 нче октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Туган ягым – Байлар Сабасы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында китапханә мөдире Саба районы тарихы белән таныштырып үтте, якташ язучыларының китапларына күзәтү үткәрде, шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International