Без үз гамәлләребез өчен җаваплы

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

      14 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар Саба муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче, әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы белән очраштылар. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан балалар белән «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" дигән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук ул мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт  турында әйтеп узды. Очрашу барышында балалар чыгышны зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International