«Балачак» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында катнашты

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

   Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс бара. Конкурс 3 этапта уза, анда балалар бакчалары үз проектларын яклыйлар һәм билингваль белем бирү буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итәләр. Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы  өченче йомгаклау турына чыкты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус төзелгән эксперт комиссиясе 13 октябрь көнне Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак «балалар бакчасында булды һәм коллективның эш тәҗрибәсен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International