Экология атнасы кысаларында Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның экологик культурасын һәм белемнәрен арттыручы чаралар үткәрелә. Дидактик уеннар, экскурсияләргә йөрү, әңгәмәләр үткәрү, балаларда табигатькә карата ярдәм күрсәтү, аның матурлыгын һәм байлыгын саклау кирәклеге турында төшенчә формалаштыралар. Әти-әниләр үз чиратында экологик чарага кәгазь һәм картон тапшырып үз өлешләрен керттеләр. Барлыгы 2400 килограмм макулатура җыелды.