МБМБУ Саба 4 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше нигезләре

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

      Хәзерге вакытта педагоглар алдында торган өстенлекле бурычларның берсе-тәрбия һәм укыту процессында балаларның сәламәтлеген саклау. Сәламәтлекне саклау өчен балаларда сәламәт яшәү рәвешенең белем һәм практик күнекмәләре базасын, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә ихтыяҗны формалаштырырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше баланың сәламәтлеген саклауга һәм яхшыртуга юнәлтелгән актив эшчәнлеге дип атала. Бу активлыкка дөрес туклану, рациональ хәрәкәт активлыгы, организмны чыныктыру һәм тотрыклы психоэмоциональ халәтне саклау кебек компонентларны кертергә кирәк. Безнең балалар бакчасында балаларны дөрес тукландыруга һәм физик яктан үстерүгә аерым игътибар бирелә. Шәфкать туташы Имаметдинова Н. Н., өлкән тәрбияче Галихуҗина Г. Ф. музыка җитәкчесе Галимуллина А. Р. һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре Габбасова Л. Р., Хаҗиева А. Г. «Сәламәт туклану нигезләре»программасы буенча укулар үтеп, сертификатлар алдылар. Физик үсеш буенча тәрбияче педагоглар белән берлектә түбәндәге сәламәтләндерү эшләрен куллана: балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, хәрәкәтчән уеннар, иртәнге гимнастика, хәрәкәт-сәламәтләндерү физкультминутлары, көндезге йокыдан соң физик күнегүләр, чыныгу процедуралары белән бергә физик күнегүләр, бәйрәмнәр, теннис буенча тренировкалар, боз сараена атнага 2 тапкыр бару, масштаблы спорт чараларында катнашу. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 10 нчы октябрь көнне "Кросс нации - 2020" дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International