«Saba Balahoner» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 6 октябрендә Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ПМК, Автосервис, Сәләтле балалар өчен мәктәп, Балалар иҗат үзәгендә булдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр пешекче, төзүче, кондитер, актер кебек яңа һөнәрләрне өйрәнә һәм үзләштерә алдылар. Әлеге проект балаларның талантларын ачарга, фантазиягә һәм иҗатка этәрергә ярдәм итә. Чөнки балачагында төрле белем һәм күнекмәләре күбрәк булган саен, ул өлкәнрәк яшьтә үз мөмкинлекләрен яхшырак белә һәм бәяли.