"Saba Balahoner" проекты дәвам итә

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәт ияләре, аларның эшчәнлекләре белән тирәнтен таныштыру максатыннан районыбызда  "Saba Balahoner" проекты эшләп килә. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары проект кысаларында ветеринар, пешекче, төзүче, машина төзәтүче, журналист, банк хезмәткәре, эколог хезмәте белән таныштылар."Saba Balahoner" проекты балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырыла. Балалар һәр төр эшчәнлектә теләп катнашалар, үзләрен чын хезмәт кешесе итеп  тоеп йөкләнгән эшне ахырына җиткерергә  өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International