Тимершык авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чаралар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр. Бу көнне, 1 октябрьдә, Кызыл Мишә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. улы тәбрикләде. Китапханә мөдире кунакларга чакыруны кире какмаулары өчен рәхмәт әйтте, аларга иң изге теләкләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Төп мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм өлкәннәрнең үзләре тарафыннан оештырылган концерт булды.Концертта шулай ук Тимершык, Миңгәр авылы мәдәният хезмәткәрләре дә   үзләренең матур җырларын бүләк итеп чыгыш ясадылар.  Концерт номерлары әниләр, яшьлек һәм картлык, бәхет турында шигырьләр белән үрелеп барды. Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International