Саба муниципаль районының Яшь Гвардиясе ветераннарны бәйрәм белән котлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу матур көндә һәркем «көмеш» яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлый. Саба муниципаль районында бу көн уңаеннан төрле чаралар үткәрелә, бигрәк тә район яшьләре җәлеп ителә.

Бүген Саба муниципаль районының Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Әлмиев, Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында яшәүче Камил Якуповны бәйрәм белән котлады. Ул ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларга алдагы елларда сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International