Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьга кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Айлык кысаларында 8 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать  мәктәбе укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З., Гарипова Г.М. “Ямьле Саба” яр буенда экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырдылар. Чарада 30 дан артык бала һәм Мәдәният бүлеге начальнигы  Заһидуллин  Рөстәм Фидәил улы, Саба полициясенең балалар һәм яшьүсмерләр белән эшләү инспекторы Раил Васил улы Габдрахманов катнашты. Чара тәрбияви югарылыкта үтте. Балаларга бердәмлек, татулык, һәр кешенең милләтен хөрмәт итү, үз-үзеңне саклау,яклау,якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту күнекмәләре бирелде. Чара ахырында, укучылар,террорда  һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алып, илебезгә тынычлык теләп, зәңгәр күккә ак шарлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International