“Саулык-зур байлык”

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

        Бүгенге җәмгыятьне сәламәтләндерү зарурлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Сәламәт яшәү рәвешен куәтләү һәм аңа иярү - заман таләбе ул. 5 сентябрь  көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре  мәгълүмат сәгате кысаларында “Саулык-зур байлык”  дип исемләнгән  тематик күргәзмә оештырды. Чараның максаты: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, үз сәламәтлегең  турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү, балаларның иҗади активлыгын, сөйләм телен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International