Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба муниципаль районының күп балалы, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтте. Аларга канцелярия кирәк-яраклары, балалар иҗаты өчен җыелмалар тапшырылды.