Балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә

2020 елның 28 августы, җомга

27 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балалар һәм  яшүсмерләр өчен "Төнге вакыт" дигән әңгәмә үткәрелде. Чарада полициянең участок вәкаләтле вәкиле Гатин Марат Мөрсәлим улы катнашты. Ул балаларга төнге вакытта 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы чараларда, башка җәмәгать урыннарында ата - аналар яки аларны алмаштыручы затлардан башка булырга тыелганлыгы – урамнар, парклар, стадионнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, клуб учреждениеләрендә булырга ярамаганлыгы турында сөйләде.  Балаларга, төнге вакытта ата-аналарсыз бала табылган очракта, полиция балигъ булмаган балаларның шәхесен, аның яшәү адресын, телефонын, ата-аналар турында мәгълүматларны билгеләве турында аңлатылды. Шуннан соң хокук бозучыны өенә кайтаралар. Баланың ата-анасына административ беркетмә төзелә,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә, протокол  нигезендә штраф күләме турында Карар кабул ителә. «Комендант сәгате» буенча таләпләрне бозган өчен ата-аналарга кисәтү чыгарырга яки аларга 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр дискотекага 21 сәгать 30 минутка кадәр генә йөри ала, дип кисәтте. Чара ахырында Марат Мөрсәлим улы чарада катнашучыларга белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International