Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 28 августы, җомга

26 август көнне Тимершык авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хаҗиев халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International