Uen Fest – традицион халык уеннарына һәм күңел ачуга багышланган беренче масштаблы фестиваль. Әлеге фестиваль кысаларында, 19 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бергә уйнарга күңелле...»дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырылды. «Үз командаңны күрсәт, һәм без сезгә киләбез!» дигән онлайн-марафонга кушылдылар һәм «Күз бәйләшле» халык уенының видеосын төшерделәр.