«Витаминлы Әлифба» квест-уен

2020 елның 15 августы, шимбә

12 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Витаминлы Әлифба» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Уен-сәяхәт ​ мавыктыргыч, интеллектуаль һәм иҗади биремнәр белән үрелеп барды. Чара барышында балалар сәламәт туклану кагыйдәләре һәм серләре турында белделәр. Уен формасында балаларга ничек дөрес тукланырга кирәклеге, витаминнар турында сөйләнелде. Безнең бакчаларда үсә торган ​ яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында сораулар бирелде.Кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Сәламәтлек турында мәкальләр дә игътибарсыз калмады. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Чара ахырында балалар витаминга бай кып-кызыл алмалар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International