8 август көнне “Ямьле Саба” яр буенда ”Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ укучыларга акчалата ярдәм күрсәтелде, портфельләр тапшырылды. Саба муниципаль район Башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов яңа уку елы башлануы белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук укучыларыбызга оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр. Бүгенге акция кысаларында 74 балага ярдәм күрсәтелде.
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясендә катнашкан барлык иганәчеләребезгә рәхмәт җиткерәбез.