Аграрийларга киңәшләр: урып-җыю вакытында янгынны ничек булдырмаска?

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки бөртеклеләрдән калган салам  һәм куыклар җиңел янып китүчән масса.

Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында янгыннарга һәм янып китүләргә юл куймас өчен, Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе киңәшләреннән файдаланырга кирәк. Башак иген басулары өлгереп җитәр алдыннан автомобиль һәм тимер юллар янындагы урыннарда чабылган һәм киңлектәге 4 метрдан да ким булмаган полоса белән сөрелгән булырга тиеш. Бер генә очракта да камыл яндыруга юл куймаска.

Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә файдаланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлана (комбайннар һәм тракторлар – ике янгын сүндерү чарасы, ике көрәк, ике себерке; автомобильләр – янгын сүндерү чарасы һәм көрәк белән комплектлана). Комбайннар җир өсте җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш.

АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы объектлары-ындыр табаклары, трактор станнары, ягулык-майлау материалларын саклау урыннары, склад бүлмәләре, контора биналары – янгын сүндерү нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, кирәкле күләмдә су белән тәэмин итәргә кирәк. Янгын гидрантларын һәм сулыкларны тиешле хәлдә тотарга кирәк.

25 гектардан артык мәйданда иген массивларын җыеп алганда, янгын чыккан очракта, даими әзерлектә яну зонасын сөрү өчен сабан белән трактор булырга тиеш. Янгын сүндерү һәм янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техниканың дежур торуын тәэмин итәргә. ДНД дежурлыгын оештырырга һәм техниканы кирәкле күләмдәге ягулык белән тәэмин итәргә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, янгыннарны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Коры һәм эссе һава шартларында ут белән саксыз эш итү - ташланган тәмәке, балалар шуклыгы, авыл хуҗалыгы машиналарыннан очкын – янгынга китерергә һәм ашлыкның алтынын кара көлгә әйләндерергә мөмкин. Кырда ут кабынса, мораль һәм матди югалтулар бик зур булачак, шуңа күрә уңышны саклап калу – игенчеләр өчен генә түгел, һәрберебез өчен дә иң беренче бурыч.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән коткару хезмәтенә 01, 101 яки 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International