Бүген хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар яшел суган җыюда һәм аны кышкы чорга әзерләүдә катнаштылар. Суган составында аскорбин кислотасы һәм табигый антисептиклар бар. Моның белән ул инфекцияләргә каршы көрәштә организмны ныгыту сәләтенә ия , яшелчә вирусларны гына түгел, авыру бактерияләрне дә юк итә.