Бөтендөнья дуслык көне

2020 елның 1 августы, шимбә

Кеше-ялгызлыкны авыр кичерүче зат. Безгә игътибар, кайгырту, күңел күтәренкелеге, аңлау кирәк. Ә кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашырга кешегә  якыннары һәм дуслары булыша. Дуслык хисләре кешеләргә берләшергә, бер-берсенә таянырга мөмкинлек бирә. Халыкара масштабтагы ​ бәйрәм – Бөтендөнья дуслык көне матур хисләр һәм дуслыкка сәләтле кешеләр турында искә төшерә. Шушы матур көн кысаларында, Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Күңелле экспресс» дип аталган конкурслы уен программасы үткәрделәр. Уеннарда катнашучылар зур кызыксыну белән һәм бик теләп хәрәкәтчән һәм иҗади конкурсларның биремнәрен үтәделәр. Бу чара барышында балалар үзләренең фантазияләрен, зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Барысы да якты тәэсирләр, уңай эмоцияләр, елмаюлар, шатлык һәм күңел күтәренкелеге алдылар, баллы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International