Квест-уен «В поисках сокровищ»

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Ямьле Саба» яр буенда «В поисках сокровищ» дип исемләнгән квест-уен үткәрде. Мавыктыргыч чарада «Книголюбы» клубының яшь укучылары катнашты. Бергәләп картаның ертылган өлешен табарга, аны җыярга һәм хәзинәләрне эзләргә туры килде. Балалар пиратлар җитәкчелегендә сәяхәткә киттеләр. Аларны бик күп сынаулар көтте. Каршылыклар зонасын узарга, шифрларны чишәргә, үз осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтергә тырышырга туры килде. Бердәм көч белән хәзинәле сандыкны казып алып хуҗасына кайтарып бирделәр.

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International