Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында җәйге чаралар

2020 елның 17 июле, җомга

Жәй ул кояш, саф һава һәм әлбәттә инде төрледән- төрле  күңелле  уеннар. Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче балалар җәй көннәренең күп өлешен  саф һавада үткәрәләр. Тәрбияче апалары аларның көннәрен күңелле узсын өчен  көн саен берсеннән берсе кызыклырак уеннарны табып кына торалар.

13 июль көнне тәрбияче  Рәмзия Сафина, балалар   белән  туплы  уеннар оештырды. Туп йөгерде дә, сикерде дә, очты да, югалып та торды. Балалар да туп  артыннан калмадылар.

Шулай ук  башка группа тәрбиячеләредә «Күңелле таулар», «Күңелле старт» спорт чаралары, анимацион чаралар үткәрәләр. Тәрбияләнүчеләрнең көннәре изоляция режимында бик күңелле һәм файдалы үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International