Югары Симет китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы белән берлектә“Ямьле Саба” проекты кысаларында Түбән Симет авылына “Мортаза бине Котлыгыш әс Симети эзләре буйлап” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Чараның максаты: Туган якның тарихын барлау, данлы кешеләрен өйрәнү. Беренче тукталыш Түбән Симет клубында булды. Анда безне клуб мөдире Асатова Фирая һәм авыл балалары каршы алды. Ике авыл балаларының җанлы очрашуы һәм Түбән Симет клубы белән танышканнан соң Түбән Симет мәчетенә юл алдык. Имам хатыйб вазыйфаларын башкаручы Җиһангиров Шәймөхәммәт абый безгә мәчет тарихын һәм беренче иман шартын китабын язучы Мортаза бине Котлыгыш әс Симети турында, сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде. Үзендә сакланган 1699 еллар тирәсендә басылган Фикһ китабын күрү безнең өчен бик кызыклы булды. Мәчеттән чыккач, юлыбызны дәвам итеп, Мортаза бине котлыгыш әс Симетинең каберенә зиярат кылдык. Бүгенге сәяхәтебез табигатьтә “пикник” белән тәмамланды.
Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы клубы белән берлектә балалар белән “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Маршрут иң башта Мәдәният йрты бинасында башланып китте. Клуб мөдире Ахтямова М. авылның һәм бинаның кыскача тарихы белән таныштырды. Балаларны мәдәни чараларга йөрергә чакырды.аннан шул ук бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итеп, Гарипова Г. үз эше турында балаларга сөйләде. Киләсе тукталыш авылның уртасына урнашкан мәчет булды. Авылның имам-хатибы Рафыйк Йосып улы балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Авылның иң матур урыны мөгаен чишмәдер.Без дә балалар белән “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән чишмәгә юл алдык.Аның шифалы суларыннан авыз итеп,аланда утырып ял иттек.Китапханәче Котдусова Н. Саба районы һәм аның шагыйрьләре белән таныштырды,авыл турында язылган матур-матур шигырьләр укылды,мәзәкләр тыңланды. Аннан Ленин урамында яшәүче, чишмәне төзекләндерүгә әйдәп йөрүче Хасаншин Җ. Йортына тукталдык.Алар чишмәне генә матурлатып калмаганнар, йортларын да чәчәккә күмгәннәр.Иң соңыннан бик күп еллар алдынгы сыер савучы булып эшләгән Кызыл байрак һәм Ленин ордены кавалеры, Татарстанның 100 еллык медале иясе Мавлиева Мәрьямниса Мәүли кызында кунакта булдык. Ул балаларга шул еллардагы хезмәт турында һәм хәзерге тормышның рәхәтлеге турында сөйләде. Экскурсия бик кызыклы һәм тәрбияви булды.Балалар күңелләре булып таралыштылар.