8 июль - Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2020 елның 10 июле, җомга

8 июльдә ​ Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан 8 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "7 Я" дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр.
Бу якты вакыйга кояшлы матур көндә плотина буенда үтте. Балалар бик теләп плитада үз уй-ниятләрен тормышка ашырдылар. Барысы да бик тырышты! Күз ачып йомганчы плотина буе салават күпере төсләренә күмелде - анда йортлар, гаиләләр белән машиналар барлыкка килде. Балаларның гадәти булмаган фантазиясенә күз сөенде !
Чара ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый конкурслар балаларга гаиләнең әхлакый кыйммәтләрен үстерергә ярдәм итә, ата-аналарга һәм якыннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International