Кызыл-Мишә мәдәният йортыында «Табигатьтә начар һава торышы юк» конкурс-күңел ачу программасы

2020 елның 4 июле, шимбә

   3 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Әйе, табигатьтә начар һава торышы юк – без барыбыз да бу гыйбарәне беләбез.Чөнки урамда аяз күк йөзе һәм кояш нурлары күңелләрне иркәләгәндә, күпчелек кешеләрнең кәефләре яхшыра. Болытлы көндә дә күңел күтәренке булып калырга мөмкин.Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән һәм һәр күренешнең үз нәтиҗәләре бар. Табигатьне игътибар белән күзәтсәң, күп вакыйгаларны  өйрәнергә була.Балалар табигатьнең гүзәллекләрен күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җиләк җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Чара күңелле узды, балалар  шатлыклы хисләр белән өйләренә таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International