«Ямьле Саба» проекты

2020 елның 30 июне, сишәмбе

29 июнь көнне Олы Шыңар китапханәчәсе Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әй, авылым син, Шыңарым – син!» дигән исем астында туристик маршрут оештырды.
1 маршрут-ул иске бина-икенче төрле әйткәндә «Тимерче өе».  Монда балалар  эш кораллары белән таныштылар. Бу һөнәрнең авырлыгы һәм анын кирәклеге турында сөйләшенде. 2 маршрут-Ленин урамы. Балалар белән Ленин турында, аның кем икәнен искә алынды. Аннары авылның алдынгы механизаторы Хафизуллин Айтуган абый  белән очрашу уздырылды. Айтуган абый ачык йөз белән каршы алып, үзе турында, нинди эш башкарганын һәм шушы хезмәте өчен атказанган механизатор исеме бирелуе турында сөйләде. Үзенең яхшы,төпле киңәшләрен биреп, балаларны хезмәт сөяргә, туган якны яратырга һәм үз авылың белән горурланырга кирәклеге турында искәртеп узды. 3 маршрут- шулай ук бик кызыклы һәм мавыктыргыч  булды. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән, Олы Шыңар утра мәктәбе дә әлеге шәхеснең исемен йөртә.Сүзебез Ахунҗанов Әсгать Ахунҗан улы турында. Балалар белән Әсгать абыйның төп нигезенә сәяхәт ясалды, аның тормыш юлы, казанышлары турында сөйләнде.Бүгенге туристик маршруттан  балалар үзләренә бик күп яңа мәгълүмат тупладылар, авылыбыз тарихы, шәхесләре белән таныштылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире  “Ямьле Саба” проекты кысаларында  Олы Кибәче авылы тарихына һәм аның тырыш халкы белән таныштыруга багышланган «Җырлыйм туган якта,сөйлим сезнең хакта» Ф.Энгельс урамын буенча экскурсия уздырды. Балаларга авыл һәм аның килеп чыгышы, тырыш хезмәт кешеләре хакында,биналары хакында бәян итте.  Маршрут Авыл капкасы яныннан башланып китеп, мәктәп,клуб,балалар бакчасы,китапханә, авыл җирлеге биналарында булып, алар хакында мәгълүмат бирелде, һәйкәлләр белән таныштырылды. Авылның уңган-булган фермерлары һәм аларның эшчәнлеге белән танышу белән турисик маршрут тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International