«Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән тематик танып-белү сәгате

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Илебез тарихында беркайчан да онытылмас, кешеләр хәтерендә калачак вакыйгалар бар, ә вакыт аларның бөеклеген генә ассызыклый. Һәр елны, 22 июнь көнне, без сугыш башланган көнне искә алабыз. Шушы көн кысаларында, 20 июнь көнне, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре һәлак булган сугышчылар обелискы янында «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән тематик танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәче, балаларда зур кызыксыну уяткан, «Дүрт елга сузылган хәтер юлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Мәдәният йорты мөдире 1941 елның 22 июнь иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашист Германиясенең  Советлар Союзына һөҗүм итүе, хәрби һәм стратегик объектлар һәм күп кенә шәһәрләрдә  булган бәрелешләр, 1418 көн һәм төн, сугышлар һәм җиңүләр, сугышта һәлак булган 27 миллион ватандашлар турында сөйләде. Совет кешеләренең патриотизмы, аларның ватанга булган мәхәббәте сугышта булган барлык авырлыкларны җиңәргә һәм фашист гаскәрләрен тар-мар итәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International