«Минем илем – минем Россиям»

2020 елның 16 июне, сишәмбе

11 июнь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия көнен бәйрәм итүгә кушылдылар. Россия көне-ул азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Ул 12 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан алар плотина янында «Минем илем – минем Россиям»дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Башта балалар китапханәченең безнең илдә нинди бәйрәм барлыкка килүе турында кызыклы мәгълумәт тыңладылар һәм "Син Россияне беләсеңме?» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары төсле акбурлар ярдәмендә балалар үзләренең Россияне ничек күзаллауларын асфальтта сурәтләделәр. Турыдан-туры, позитив һәм шатлык белән тулган балалар рәсемнәре, балаларга мөмкин кадәр фантазияләрен ачарга һәм күрсәтергә ярдәм итте: асфальтта Кремль, чәчәкләр, ракеталар, салютлар, Россия триколоры һәм бөтен Җир планетасы барлыкка килде. Балалар барысы да булдырдылар, бик тырыштылар! Чара ахырында балалар кәгазьдән самолетлар ясап, Россия триколоры төсенә буядылар, илгә тынычлык теләп,  һавага очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International