«Мин Россиядә яшим!»

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

11 июнь көнне, ай планы нигезендә, Юлбат мәдәният йорты, китапханә, төп мәктәп хезмәткәрләре  белән берлектә Россия көненә багышланган «Мин Россиядә яшим!» дип исемләнгән уен-сәяхәт  үткәрелде.  Бу чараның максаты – балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә өндәү, дуслыкны ныгыту иде. Уен тукталышларда биремнәр үтәү формасында үтте. Балалар  сорауларга бик теләп җавап бирделәр, Россиябезнең төп символларын барладылар. Гербның сурәтенә,  флагның төсенә аңлатма бирделәр, гимнны җырладылар.  Матур чара саф һавада кызыклы сорауларга җавап бирү һәм биремнәр үтәү белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында балаларга тәмле призлар да бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International