Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше.

2020 елның 12 июне, җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының төп  бурычларының берсе булып-укучыларга үз-үзләрен билгеләүдә, һөнәр сайлауга әзерләнүдә педагогик ярдәм күрсәтү тора. Педагоглар тарафыннан сәләтле балалар белән һөнәри юнәлеш бирүгә мотивация булдыру өчен эш формалары һәм методлары карала. 11 июнь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию бүлеге чыгарылыш сыйныф укучылары, уку йортларына укырга керүче Галявиев Р.һәм Мәҗитова А. белән укытучылар Гарипова Г .М., Мөбәрәкҗанова А. З. һәм "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте" н тәмамлаучы Миңнеханова И. Р. тарафыннан профориентация эшенең бер ысулы булган -укучыларга һөнәри тәрбия бирү,башкару күнекмәләрен формалаштыру максатыннан әңгәмә үткәрделәр. Мондый эш укучыларны башкару иҗаты белән бәйле һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерләүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International