Лесхоз интернат-йортында бәйрәмнәр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

            Бүген 10 нчы июнь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучы, блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы туган көнен билгеләп үтә. Хезмәткәрлзр үз куллары белән ясаган открытка һәм азык-төлек пакеты, белән Ринат Садыйк улын котладылар һәм бүләкләделәр.

           Ике көн элек, 8 нче июнь көнне, интернат-йортта, социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, учреждение хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу истәлекле көнне коллективны котларга Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International