Саба районы "ЭКОяз-2020" конкурсында 1 урын алды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында "ЭКОяз-2020" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурс төркемендә, «үзәкле муниципаль районнар – шәһәр тибындагы поселок, авыл» категориясендә безнең район 1 нче урынны алды. Шул уңайдан Саба районы кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат белән бүләкләнде.

Шулай ук истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр:

1. «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ - "иң яхшы мәктәп" номинациясендә";

2. Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы - "Иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә"
3. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "ТКХ Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" АҖ- "иң яхшы предприятие" номинациясендә"

4. Сергеевлар гаиләсе- "Иң яхшы гаилә" номинациясендә"

5. Газизова Энҗе, Байлар Сабасы гимназиясе 9 сыйныф укучысы"

«ЭКОяз» кысаларында Instagram-конкурс кысаларында үткәрелгән «буыннан-буынга» номинациясендә Дилә Шаһабиева (#_luna232) җиңде. Аңа диплом һәм палатка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International