Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Социаль хезмәткәр көне белән котлыйбыз!
Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләт ярдәменә, кайгыртуына мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүгә багышладыгыз.
Яхшы күңеллелек, битараф булмау, мәрхәмәтлелек, сабырлык, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек – социаль хезмәткәрләрнең төп сыйфатлары, алар еш кына көчсез һәм яклаучысыз калган кешеләрнең соңгы өмете булып тора.
Сезнең ярдәм белән өлкән кешеләр, инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм киләчәккә өметләнү һәм ышану мөмкинлегенә ия булалар.
Тырыш хезмәтегез, олы йөрәгегез, ярдәмгә мохтаҗларны җылыта алуыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, Саба районы халкы иминлеге өчен уңышлы эшләвегезне телибез! Авыр хезмәтегез өчен бүләк булып Игелекле сүзләр һәм рәхмәтле елмаюлар булсын!