Татарстанда санитар-эпидемиологик режим алып барылу сәбәпле, бүгенге көндә күп кенә конкурслар дистанцион формада уза. Шул сәбәпле , яшьләргә патриотик тәрбия бирүне максат итеп куйган инструменталь, вокал, хореография, театр һәм рәсем сәнгатьләренең халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары читтән торып үткәрелде.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" бию коллективы (җит.Мөбарәкҗанова А. З.) " Шулай ук барысы да " биюе видеоязмасы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Смуглянка» Бөтенроссия конкурсында дистанцион формада катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча укучыларыбызның чыгышы Гран-при дипломына лаек булды.
Шундый ук формада рәсем бүлеге укучылары Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара фестиваль-конкурста катнашып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Конкурс нәтиҗәләре:
- Гафиатуллина Алсу-1 дәрәҗә Лауреат (җит. Гәзизова Г. Р.);
-Сәфәрова Найлә-2 дәрәҗә Лауреат (җитәкчесеГалиева Э. Р.);
-Гаттарова Язилә-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Галиева Э. Р.);
-Галимов Ильяс-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Галиева Э. Р.);
-Әүхәдиева Мәрьям-3 дәрәҗә Лауреат (җит.Галиева Э. Р.);
- Арутюнян Вачик-1 дәрәҗә Дипломант (җит.Гәзизова Г. Р.).
Барлык укучларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!