Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дистанцион мастер-класслар үткәрделәр.

2020 елның 22 мае, җомга

20-22  май көннәрендә  Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем  бүлеге укытучылары  Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы «ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән  кайнар ризык астына сувенир ясау» һәм  “Милли татар киемендә «Сөембикә» интерьер курчагын ясау” дигән дистанцион мастер-класслар үткәрделәр. Мастер-класс барышында укытучылар  әлеге сувенирларны   ясау этапларын тәкъдим иттеләр.  Чарада катнашучылар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International